Тизлекле Казан - Түбән Новгород электр поездында яңа юл йөрү системасы старт ала

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү өчен 2023 елның 1 мартыннан «Содружество» АҖ һәм «ВВППК» АҖ, Казан белән Түбән Новгород арасында йөрүче тизлекле электр поездларына урынлы билетлар сату технологиясен гамәлгә ашыра.

Түбән Новгород - Казан "Содружество" АҖ хезмәт күрсәтү полигонында Казан-1, Яшел Үзән, Зөя, Канаш, Вурнар станцияләрендәге билетны кассаларда алу мөмкин. Шулай ук урынлы билетларны шәһәрара тимер юл билет кассаларында һәм "РЖД Пассажирам" мобиль кушымтасында сатып алырга мөмкин булачак. Поездда билетны урын күрсәтмичә сатып алу мөмкинлеге калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International