Яр Чаллы тимер юл вокзалында яңа зал ачылды

2023 елның 17 феврале, җомга

Сервис дәрәҗәсен күтәрү һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру максатларында Яр Чаллы тимер юл вокзалында "Комфорт" залы ачылды.

Көтү залы вокзалның беренче катында урнашкан. Ул йомшак җиһаз һәм журнал өстәлләре, аз габаритлы кул йөген саклау өчен ячейкалар, кондиционер, уңайлы санитар-көнкүреш бүлмәсе белән җиһазландырылган, анда душ керергә һәм киемне тәртипкә китерергә мөмкин. Уңайлы шартларда пассажирлар телевизор карый яки матбугат укый алачак. 2023 елның 1 мартыннан өстәмә рәвештә зал клиентларына югары тизлекле интернетка бушлай керү мөмкинлеге биреләчәк. 

Яр Чаллы тимер юл вокзалында тәүлегенә 500 ләп кеше уза, станция аша көн саен ерак һәм шәһәрара  10 поезд йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International