«Казан» аэропортында Төркиядә җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү үзәге эшли башлый

2023 елның 10 феврале, җомга

13 февральдән Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропортында Төркиядә җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү үзәге эшли башлаячак. Үзәк “Казан” аэропортының “Полет” кунакханәсендә 1 нче катта урнашкан.

Балалар, хатын-кызлар өчен шәхси гигиена, палаткалар, җылыткычлар, өлкәннәр һәм балалар өчен кышкы кием, йокы капчыклары, термос һәм портатив заряд җайланмалар (пауэрбанкалар) кабул ителә. Әлеге исемлек өстенлекле рәвештә төзелгән.

. Үзәктә әйберләрне волонтерлар кабул итеп ала. 

Үзәкнең эш сәгатьләре: 10:00 - 17:00 сәгатькә кадәр. Искәрмә: дүшәмбе, 13 февральдә Үзәк 12:00 дән 17:00 гә кадәр эшли. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 267-88-07.

Шулай ук, гуманитар ярдәмне Төркия Республикасының Генераль консуллыгына түбәндәге адрес буенча җибәрергә була: Казан шәһ., Горький ур., 23/27. Телефон: 8 (843) 299-53-10.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International