Бүген Казанның тимер юлы вокзалында «Вокзалларда мобиль ярдәм итү үзәге» проекты кысаларында аз хәрәкәтле пассажирларга уңайлы булсын өчен махсуслаштырылган киңлекне ачу тантанасы булды.
Чарада РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин, Горький тимер юлы башлыгы урынбасары Александр Черемнов, Горький төбәк тимер юл вокзаллары дирекциясе башлыгы Әмир Идиятулин һәм ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков катнашты.
"Татарстан һәрвакыт уңайлы мохит булдыру өлкәсендә алдынгы булды, республика сынау проектын эшләтеп җибәргән беренче төбәк рәтендә", - дип билгеләде Максим Топилин.