«Имин сыйфатлы юллар» милли юл проекты кысаларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында 4,53 км озынлыктагы Арчага таба керүче автомобиль юлына капиталь ремонт тулысынча төгәлләнде. Финанслау күләме 215 млн сум тәшкил итте.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте
Татарстан Кытай компанияләренең Россия базарына чыгу мәйданчыгы булырга әзер. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай компанияләре катнашындагы «Татарстан Республикасы үрнәгендә Россия һәм Кытайның төбәкара хезмәттәшлеге» түгәрәк өстәлендә белдерде. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Юл хезмәтләре «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында 1,290 км озынлыктагы IV - техник категорияле Мамадыш - Теләче автомобиль юлын ремонтладылар.