Татарстанда тагын ике автомобиль юлында милли проект буенча ремонт эшләре төгәлләнде

2022 елның 15 июле, җомга

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасында региональ әһәмияттәге ике автомобиль юлы участогын ремонтлау төгәлләнде.

“Чистай - Аксубай-Норлат” (км 48,48 - 50,48 км)  озынлыгы 2 чакрым тәшкил иткән автомобиль юлында ремонт тәмамланды.

«Татавтодор» АҖ Аксубай филиалы 14,6 мең кв. м мәйданда 4 см калынлыкта юл өслеген һәм асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләү катлавын салды, асфальтгранулят белән юл кырыйлары ныгытылды.

Алексеевск муниципаль районында Алексеевск - Югары Колок автомобиль юлында (км 13,75 - км 16,1) 2,4 чакрым озынлыкта юл участогы реконструкцияләнде.

Әлеге объектта гамәлдәге өслекне фрезерлау эшләре төгәлләнде, Б маркалы II тибындагы тыгыз вак-вак асфальт-бетон катнашмасыннан торган катламны тигезләүче катлам, 19 мең кв. метрдан артык мәйданда ЩМА-15 вак таш-мастик асфальт-бетоннан өслекнең өске катламын урнаштыру, шулай ук М-400 купшы асфальтогранаталы 20-40 фракциясе тышлыгын ныгыту эшләре төгәлләнгән.  

Подрядчы оешма буларак «Алексеевскдорстрой» ААҖ чыгыш ясады.

Хәзерге вакытта ике объект та файдалануга тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International