Милли проект буенча Әлки районында Алексеевск - Высокий Колок автомобиль юлы участогы ремонтлана

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында 1,9 км озынлыкта III техник категорияле Алексеевск - Высокий Колок, (км 58+650 - км 60+588) автомобиль юлы ремонтлана.

Төбәк бюджетыннан 32 млн сум финанс бүлеп бирелгән. Ремонтны «Алексеевскдорстрой» ААҖ башкара.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы бюджетыннан 4 млн сумнан артык суммага 91,3 чакрым автомобиль юлын ремонтлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International