Red Wings авиакомпаниясе май аенда Казаннан Нижневартовскига туры рейслар эшләтеп җибәрәчәк һәм яңа Уренгойга очышларны яңартачак. Маршрутлар Татарстан Республикасын нефть – газ тармагы үзәкләре-Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлары белән тоташтырачак. Очышлар SSJ 100 Россия самолетларында башкарылачак.