Илкүләм проект буенча «Алабуга шәһәренә керү юлы» юл участогын төзекләндерү төгәлләнеп килә

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Татарстанның Алабуга районында «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча төбәк әһәмиятендәге «Алабуга шәһәренә керү юлы» автомобиль юлын төзекләндерү төгәлләнеп килә.

Юл төзүчеләр нык вак таш-мастиктан торган асфальт-бетоннан (ЩМА-15) юлның өске катламын җәйгәннәр инде. Юл кырыйларын һәр ягыннан 3 метр асфальт грануляты белән ныгытасы калган.

Юл 2 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 9 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланган, федераль әһәмияттәге М-7 «Идел» юлына тоташа. Аның буенча Алабуга – Яр Чаллы муниципальара автобус маршруты уза.

Әлеге участокта юл эшләрен Татарстанның алдынгы оешмаларының берсе - «Алексеевскдорстрой» ААҖ алып бара.

2021 елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Татарстанда 217,8 км автомобиль юллары төзекләндереләчәк, шул исәптән 96 км - төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары.

Фотода: «Алабуга шәһәренә керү юлы» төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлының яңартылган участогы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International