Май бәйрәмнәренә 6001 нче Казан – Свияжск һәм 6476 нчы Свияжск – Арча шәһәр яны поездларының маршрутлары озайтыла. Мондый карар пассажирлар агымы артуга бәйле рәвештә кабул ителде.
6001 нче Казан - Свияжск поезды 3, 4, 5, 6, 7 һәм 10 май көннәрендә Казан – Төрлемә маршруты буенча 08:10 сәгатьтә кузгалып китә, 09:50 сәгатьтә килә.
6476 нчы Свияжск - Арча поезды 3, 4, 5, 6, 7 һәм 10 майда Төрлемә – Арча маршруты буенча 10:36 сәгатьтә кузгалып китә, 13:33 сәгатьтә килә.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе), «Пригород» мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларында урнаштырылган мәгълүмати стендларда алырга мөмкин.