Татарстанда язгы ташу чорында потенциаль куркыныч су үткәрү корылмалары исемлеге билгеләнде

2021 елның 23 марты, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.

Утырышта 2021 елда язгы ташуга бәйле гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча чараларны гамәлгә ашыруга әзерлек мәсьәләләре каралды.

Автомобиль юлларында ташкыннар үткәрүне оештыру турында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде. Күпер корылмаларының, су үткәрү торбаларының һәм автомобиль юлларының сакланышын тәэмин итүгә юнәлдерелгән ташкын суларын үткәрүгә әзерлек һәм аны үткәрүне контрольдә тоту өчен Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршында ташкыннарга каршы комиссия төзелде һәм 2021 елда язгы ташуны аварияләрсез үткәрүне тәэмин итү өчен чаралар исемлеге расланды.

Исемлек буенча, юл аркылы су чыгу мөмкин булган автомобиль юлларының потенциаль куркыныч участоклары билгеләнде, ясалма корылмаларны тикшерү һәм боз калынлыкларын үлчәү, күперләр янындагы елга юлларын үлчәү үткәрелде. Моннан тыш, су үткәрү торбаларында һәм кече күперләрдә, лотокларда кардан һәм боздан чистарту буенча эшләр башкарыла.

Ф. Хәнифов сүзләренә караганда, 23 мартка Татарстанда федераль әһәмияттәге юлларда 98 күпернең 95е әзерләнгән, 1128 суүткәргеч торбаның 366сы (32%) кардан чистартылган.

Төбәк әһәмиятендәге юлларда 1 078 күпернең 953е ташкыннар үтү өчен әзерләнгән, елга юлларын үлчәү башкарылган һәм су үлчәү рейклары урнаштырылган. 12 535 су үткәргеч торбаның 6 475е кардан чистартылган. Хәзерге вакытта кюветлар һәм су бүлү каналлары кардан ачыла, тимер юл кичүләре районнарында су үткәргечләр тулысынча кардан чистартыла.

Язгы ташуны авариясез үткәрү өчен подрядчы оешмалар 51150 куб метр инерт материаллары - вак таш, ком, ком-вак таш катнашмасы, 3498 метр пиломатериаллар һәм металл торбалар әзерләделәр.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча язгы ташу вакытында потенциаль куркыныч ясалма су үткәрү корылмалары исемлеге билгеләнде. Бу - 26 күпер һәм 33 су үткәргеч торбалар, аларның торышы даими күзәтелә.

Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры хәбәр иткәнчә, 11 потенциаль куркыныч һәм түбән су күперендә тәүлек буе кизү тору оештырылган. Шул исәптән Зөя елгасы аша ике түбән су күперендә. Берсе «Казан - Ульяновск» - Черки-Кильдуразы - Черки-Бибкеево автомобиль юлының 14 нче км Черки-Кильдуразы торак пункты янында урнашкан. Күпер каршында боз калынлыгы - 50 см, боз дәрәҗәсе – юл йөрү өлешенә кадәр 90 см, аның аша хәрәкәт ачык.

Икенче күпер Немчиновка авылы янында «Вольный Стан – Кыят-Яшевка» автомобиль юлының 46,9 км урнашкан. Күпер каршындагы боз калынлыгы 40 см тәшкил итә, боз дәрәҗәсе юл йөрү өлешенә кадәр 85 см. Язгы ташу вакытында хәрәкәт Кыят һәм Тоншерма торак пунктлары аша Буа – Тәтеш автомобиль юлына чыгу юлы белән гамәлдәге төбәк автомобиль юллары челтәрендә оештырылачак.

Язгы ташу чорында Буа муниципаль районының «Кондитер фабрикасына керү юлы» автомобиль юлында урнашкан Карлы елгасы аша күпердә хәрәкәт ябылачак. Күпер авария хәлендә. Автомобиль юлы Буа һәм җәйге сәламәтләндерү лагеры арасында хәрәкәт итү өчен кирәк.

Фәрит Хәнифов Әлмәт - Азнакай автомобиль юлында, тузган булу сәбәпле, Дала Зәе елгасы аша күпер буенча хәрәкәтне ябарга һәм гамәлдәге автомобиль юллары челтәре буенча хәрәкәтне оештырырга тәкъдим итте. Ул ассызыклаганча, язгы ташу вакытында бу күперләрдәге бөкеләрне бетерү өчен экскаваторларның тәүлек буе кизү торуы оештырылачак.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе мәгълүматларына караганда, республиканың 34 районында 80 плотина бар, аларның ерылуы автомобиль юллары участоклары юылуга куркыныч тудыра. Шул исәптән Әгерҗе районының Девәтернә, Кадыбаш, Кырынды, Иске Чокалда торак пунктларында. Әлмәт районында – Кичүчат, Иске Михайловка, Борискино, Буа районында – Яңа Тинчәле, Ташкичү, Тойгелде, Биектау районында - Олы Кавал, Шуман-Олыяз, Алабуга районында – Атиаз, Бехтерев, Морт һәм Лекарево, Саба районында - Мишәбаш, Явлаштау, Байлар Сабасы, Лесхоз, Олы Арташ, Чулпыч, Кренни, Олы Нырты, Язлы Арташ авыллары. Барлык буалар да тикшерелгән, хәзерге вакытта аларның торышы тыныч, 2020 елның көзендә су җибәрү башкарылган.

Шулай ук, Ф. Хәнифов сүзләренә караганда, үткән елларда су басуга дучар булган 54 юл участогы да күзәтү астында. Аларның 50се төбәк юлларында урнашкан. Һәр участок буенча юл полотносы торышын контрольдә тотучы җаваплы белгечләр беркетелгән.

Юл аша ташкыннар булу очракларында юлларны һәм ясалма корылмаларны карап тоту өчен җаваплы юл-эксплуатация оешмаларының оператив бригадаларының кизүлеге оештырылачак. Су баса торган участокларны билгеләү өчен сигнал юллары, юл билгеләре әзерләнгән.

Язгы ташу тәмамланганчы, штаттан тыш хәлләрне ачыклау өчен автомобиль юлларының һәм ясалма корылмаларның торышы буенча көн саен оператив рәвештә мәгълүмат җыю оештырылган. Фәрит Хәнифов килгән хәбәрләргә вакытында тәэсир итү, язгы ташу вакытында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча карарлар кабул итүне тәэмин итү өчен гидротехник корылмаларда су дәрәҗәсен контрольдә тотарга кирәклеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International