Казан агломерациясенең транспорт челтәре үсешен тәэмин итү өчен кайбер эре проектларны гамәлгә ашыру каралган

2020 елның 11 сентябре, җомга

2018 елда «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проекты кысаларында якын-тирә территорияләрне исәпкә алып Казанның юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы актуальләштерелде, шулай ук Казан агломерациясенең транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү программасы эшләнде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында «Казан агломерациясенең транспорт инфраструктурасын үстерү» темасына багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Казан агломерациясенең транспорт челтәрен үстерүне тәэмин итү өчен юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы белән берничә эре проектны гамәлгә ашыру күздә тотыла. Шулай итеп, Казанның төп магистральләренең берсендә Оренбург тракты урамы буенча тоннель төзелеше белән борылыш төененен урнаштыру варианты карала. Бу юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк һәм бөкеләрне бетерәчәк. Агымдагы елда әлеге объект буенча проект-тикшеренү эшләрен башкару күздә тотыла.

Интенсив шәхси һәм азкатлы торак төзелеше Казан читендә шәһәрдән чыгу юлларында өстәмә транспорт йөкләнешен барлыкка китерә, алар аша тәүлегенә 60 меңнән артык автомобиль узачак, бу рөхсәт ителгән күрсәткечләрдән шактый артыграк. Шуңа бәйле рәвештә транзит транспортын чыгару һәм автомобиль юлларының үткәрүчәнлек сәләтен арттыру өчен чаралар кирәк. Бу максатларда Казанда берничә юл төзү каралган.

Шулай итеп, 2025 елга кадәр Горький шоссесын бушату проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Дублер юл Несмелов урамыннан алып шәһәрнең Киров районындагы «Серебряный бор» ТК аша «Идел» М-7 федераль әһәмияттәге автомобиль юлына кадәр узачак. I этапка – Несмелов урамыннан «Серебряный бор» торак комплексына кадәр булган участокка проект документациясе эшләнде. Несмелов урамыннан «Серебряный бор» торак-коммуналь комплексына кадәрге 1,5 км озынлыктагы участокта автоюлның беренче этабы төзелеше бара. Шулай ук икенче эшләтеп җибәрү комплексында коммуникацияләрне үзгәртеп кору буенча әзерлек эшләре планлаштырылган.

Киләчәктә «Идел» М-7 федераль әһәмияттәге автомобиль юлына чыгу юлы белән Вознесенский трактын төзү проекты каралган. Әлеге юл шәһәрнең үзәк өлешен Азино торак массивы, Вознесенское торак массивы белән М-7 федераль трассасына кадәр тоташтырачак. Агымдагы елда 1 этап, Совет районында 3,1 км озынлыкта Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр участок, төзелешенә проект-тикшеренү эшләре планлаштырылган.

Транзит транспортын бушату өчен Мамадыш трактында төбәк әһәмиятендәге «Казан-Шәмәрдән» автомобиль юлының 16,2 км дан 22 км кадәр участогында реконструкцияләү башкарыла. Агымдагы елда «Казан-Шәмәрдән» автоюлында Царево торак комплексы янында сулага әйләнеш съезды һәм борылма юл төзү эшләрен тәмамлау планлаштырыла.

Шулай ук Артем Чукин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Профсоюз урамы буенча 6 светофор объектын кую белән Пушкин, Бутлеров, Щербаков урамнары киселешендә дә юл хәрәкәтен үзгәртеп кору уздырылган. Профсоюз урамыннан «Меңьеллык» мәйданына төшү юлын үзгәртеп кору, светофор объектын үзгәртеп корып Ташаяк урамын «Меңьеллык» мәйданыннан алып Мәскәү урамына кадәр киңәйтү эшләре башкарылган. Моннан тыш, Рәис Гәрәев урамы һәм Оренбург юлы киселешендәге светофор объектын үзгәртеп корып Оренбург юлын Җиңү проспектыннан Оренбург трактына кадәр киңәйтү эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International