«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Куркачы - Югары Ия автомобиль юлына капиталь ремонт ясалачак

2024 елның 26 апреле, җомга

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында агымдагы елда Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының IV - техник категорияле Коркачы - Югары Ия автомобиль юлы участогына капиталь ремонт ясалачак.

Бу юл Ямашурма һәм Югары Ия авылларына керү юлын тәэмин итә.

Ремонтлана торган участокның озынлыгы 2500 м тәшкил итәчәк.финанслауның гомуми күләме төбәк бюджетыннан 202 млн. сум.

Участокта башкарылачак:
- вак ташлы-мастик асфальт-бетоннан өске катлам белән булган асфальт-бетон япманы ремонтлау;
- яктылыкны кире кайтара торган яңа юл билгеләре урнаштыру.

"Имин сыйфатлы юллар" - илнең 84 төбәгендә гамәлгә ашырыла торган милли проект. Ул Россиядә транспорт инфраструктурасына зур йогынты ясый: яңа заманча магистральләр, күперләр һәм юл үткәргечләр төзелә, заманча технологияләр һәм материаллар кулланыла, интеллектуаль транспорт системалары кертелә, трассаларның сакланышы арта.

«Имин сыйфатлы юллар» милли проектының төп максаты — халыкның тормыш сыйфатын күтәрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International