Татарстанда автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосалардан 270 тонна чүп-чар җыелган

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Татарстанда муниципаль районнар һәм шәһәр округлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык дәвам итә. «РТЮ» ААҖ предприятиеләре якын-тирә территорияләренең, ясалма корылмаларның һәм автомобиль юлларының санитар-экологик торышын яхшырту буенча чаралар үткәрелә.

22 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, төбәк һәм федераль әһәмияттәге автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосалардан икеайлык башыннан бирле 4623 куб метр - бу 270 тоннадан артык каты көнкүреш калдыклары җыелган. Көн саен санитар чистартуда 341 кеше һәм 124 махсус техника катнаша.

Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге буенча «РТЮ» ААҖ филиалы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы чикләрендә тимер юлга бүлеп бирелгән полосаның һәм җитештерү участоклары янындагы территорияләрнең санитар-экологик торышын тиешле хәлгә китергәннәр. Санитар чистарту нәтиҗәсендә 1,4 тонна чүп-чар утильләштерүгә тапшырылган. Әлеге эшләргә 104 кеше җәлеп ителгән.

Горький тимер юлы Казан территориаль идарәсе полигонында урнашкан бүлекчәләрнең территорияләрен санитар чистарту һәм төзекләндерү эшен оештырган. Чараларда 87 кеше катнашкан. 13,7 куб метр каты коммуналь калдыклар чыгарылган, тимер юлга бүлеп бирелгән полосаның гомуми мәйданы 20801 кв. м тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International