ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Казан һәм Яр Чаллы агломерацияләрендә интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертү буенча киңәшмә үткәрде. Мәсьәләне тикшерүдә ТР Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов, «Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Данилов, шулай ук Цифрлы трансформация үзәге һәм ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге вәкилләре катнашты.
Регионнарга 300 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләрне үз эченә алган шәһәр агломерацияләрендә интеллектуаль транспорт системаларын үстерү һәм гамәлгә кертү өчен федераль бюджеттан акча бүлеп бирелгән. Татарстан Республикасы Казан һәм Яр Чаллы агломерацияләрендә системаларны гамәлгә кертү өчен 370 миллион сум акча алачак. Финанслау «Юл хуҗалыгын үстерүнең гомуми системалы чаралары» федераль проекты кысаларында билгеләнгән, ул «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектына керә.
Интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертү юл хәрәкәте белән оператив идарә итүгә юнәлдерелгән. Бу юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттырырга, юлларда йөкләнешне киметергә һәм юлларны кулланучыларның мобильлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Катнашучылар юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча карарлар кабул итү өчен барлык системалардан мәгълүмат тупланачак бердәм платформа булдыру кирәклеген карадылар. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Татарстанда интеллектуаль транспорт системаларын үстерү һәм гамәлгә кертү буенча эшче төркем оештыру турында карар кабул ителде.