Россиялеләр юл эшләренең сыйфатын илкүләм проект буенча «Дәүләт хезмәтләре. Юллар» мобиль кушымтасы ярдәмендә бәяли алачаклар

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Мобиль кушымта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов кушуы буенча эшләнгән. Катнашучылар 17 декабрьдә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектының проект комитеты вице-премьеры рәислегендә узган утырышта «Дәүләт хезмәтләре. Юллар» функционалын һәм структурасын расладылар.

«Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча юл-төзелеш эшләре программасына кертелгән юл участоклары турында мәгълүматны үз мобиль җайланмасында «Дәүләт хезмәтләре. Юллар» кушымтасын куйган һәркайсы мәгълүмат ала ала. Бәяләү һәм шәрехләү өчен авторизацияне дәүләт хезмәтләре порталы аша үтәргә кирәк.

«Дәүләт хезмәтләре. Юллар» кушымтасын Apple Store һәм Google Play кибетләрендә тоташтырырга мөмкин. Максим Акимов билгеләп үткәнчә, кушымта шушы көннәрдә генә чыгарылган һәм бу вакыт эчендә 2 меңнән артык йөкләнеш теркәлгән.

Хәзерге вакытта кушымтада, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала (алар илкүләм проектта катнашучылар арасына керми), 2019 елга илкүләм проект программасына кертелгән Россиянең барлык төбәкләрендәге юллар турында мәгълүмат бар.

Урнашу урыны расланганнан соң, кулланучы юл картасын күрә ала, анда эшләр бара торган участоклар сары төс белән билгеләнгән, яшел – кайда эшләр тәмамланган (контракт үтәлгән, шул исәптән түләнгән), соры – кайда башлануы көтелә. Шулай ук кызыксындырган юл участогын адрес буенча яки үз урнашу урыныннан ераклык буенча объектларны сайлап алып, кулланучылар рейтингы яки төгәлләнү дәрәҗәсе буенча табарга мөмкин.

Юл участогын сайлаганнан соң, кулланучы аның буенча мәгълүмат, ремонтка кадәр һәм аннан соң төшерелгән фотографияләр, башкарылган эшләр турында фикерләр белән таныша ала. Гражданин үз бәясен куя яки отзыв яза ала, аңа фото куярга яки онлайн төшерергә мөмкин.

«Дәүләт хезмәтләре. Юллар» мобиль кушымтасы гражданнардан кире элемтә алу өчен гади инструмент һәм юлларны ремонтлау сыйфатын контрольдә тотуның өстәмә механизмы булырга тиеш. «Дәүләт хезмәтләре» аша авторизацияләнү нәтиҗәсендә, кулланучылар фикере конструктиврак характерга ия», - дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Максим Паршин.

Вице-премьер Максим Акимов 2020 елда мобиль кушымта «Дәүләт хезмәтләре»нең төп кушымталары арасына кертеләчәк, дип өстәде. «Бу кулланучыларга кушымталарның ике тәрәзәсе арасында күчмәскә, ә «Дәүләт хезмәтләре» белән стандарт, гадәти мохиттә файдаланганда «юл төзүчеләр» эшен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк», - дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International