Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Казаннан ерак араларга йөрүче өстәмә поездлар билгеләнәчәк

2019 елның 13 декабре, җомга

Яңа ел һәм раштуа каникуллары чорында ФПК АҖ иң кирәкле юнәлешләр буенча 1400гә якын өстәмә поезд рейсларын билгели.

Бәйрәм көннәре чорында пассажирлар йөртүгә арткан ихтыяҗны тәэмин итү өчен Татарстан башкаласын Мәскәү белән түбәндәге өстәмә поездлар тоташтырачак:

- 205/206 нчы Казан-Мәскәү поезды 2019 елның 25-30 декабрендә һәм 2020 елның 1-8, 11 гыйнварында 21:45 сәгатьтә кузгалачак, Мәскәүгә икенче көнне 12:15 сәгатьтә киләчәк. Башкаладан поезд 2019 елның 27-31 декабрендә, 2020 елның 2-10, 13 гыйнварында 1:30 сәгатьтә кузгалып китәчәк, Казанга 15:53 сәгатьтә киләчәк;

- 295/296 нчы Казан-Мәскәү поезды 2020 елның 6-8, 11-12 гыйнварында 22:28 сәгатьтә кузгалачак, Мәскәүгә икенче көнне 12:35 киләчәк. Башкаладан 2020 елның 8-10 гыйнварында 2:10 сәгатьтә кузгалачак, Казанга 17:41 сәгатьтә киләчәк;

- 243/244 нче Казан-Мәскәү поезды 2019 елның 26, 27 һәм 29 декабрендә 22:28 сәгатьтә кузгалачак, Мәскәүгә икенче көнне 12:35 сәгатьтә киләчәк. Мәскәүдән поезд 2019 елның 28-31 декабрендә 2:10 сәгатьтә кузгалачак, Татарстан башкаласына 17:41 сәгатьтә киләчәк;

- 285/286 нчы Казан-Мәскәү поезды 2019 елның 27-29 декабрендә һәм 2020 елның 5, 7, 8, 12 гыйнварда 15:15 сәгатьтә кузгалачак, башкалага киләсе тәүлеккә 4:35 сәгатьтә киләчәк. Мәскәүдән поезд 2019 елның 28-30 декабрендә, 2020 елның 6, 8, 9, 13 гыйнварда 13:40 сәгатьтә кузгалачак, Казанга киләсе тәүлеккә 5:45 сәгатьтә киләчәк;

- 215/216 нчы Казан-Мәскәү поезды 2019 елның 27-29 декабрендә, 2020 елның 5-8 гыйнварында 7:08 сәгатьтә кузгалачак, Мәскәүгә киләсе тәүлеккә 21:39, ә 28 декабрьдә 21:57 сәгатьтә киләчәк. Башкаладан поезд 2019 елның 28-30 декабрендә һәм 2020 елның 6-9 гыйнварында 3:10 сәгатьтә кузгалачак, Казанга 18:35 сәгатьтә киләчәк.

- 215/280 нче Казан-Мәскәү поезды 2019 елның 30 декабрендә 7:08 сәгатьтә кузгалачак, Мәскәүгә икенче көнне 21:57 сәгатьтә киләчәк. Мәскәүдән 2019 елның 31 декабрендә 2:40 сәгатьтә китәчәк, Казанга 18:28 сәгатьтә киләчәк (поезд Ижауга кадәр барачак).

- 274/273 нче Мәскәү-Казан поезды башкаладан 2019 елның 28-31 декабрендә, 2020 елның 2-12 гыйнварында 1:15 сәгатьтә кузгалачак, Казанга киләсе тәүлеккә 13:00 сәгатьтә киләчәк. Казаннан поезд 2019 елның 28-30 декабрендә, 2020 елның 2-12 гыйнварында 16:00 сәгатьтә китәчәк, Мәскәүгә 4:57 сәгатьтә киләчәк.

Моннан тыш, Татарстан башкаласыннан Санкт-Петербург һәм Екатеринбургка өстәмә поездлар билгеләнгән:

- 173/174 нче Санкт-Петербург - Казан поезд 2019 елның 27 декабрендә, 2020 елның 1, 5, 8 гыйнварында 17:25 сәгатьтә кузгалачак, икенче көнне 22:50 сәгатьтә Казанга киләчәк. Санкт-Петербургтан поезд 2020 елның 3, 4, 6 гыйнварында 15:26 сәгатьтә китәчәк, икенче көнне 22:50 сәгатьтә Казанга киләчәк. Казаннан поезд 2019 елның 29 декабрендә, 2020 елның 3, 5-8 гыйнварында 1:30 сәгатьтә китәчәк, Санкт-Петербургка киләсе көнгә 4:20 сәгатьтә киләчәк. Казаннан поезд 10 гыйнварда 1:20 сәгатьтә китәчәк, икенче көнне 4:20 сәгатьтә Санкт-Петербургка киләчәк.

- 291/292 нче Екатеринбург-Казан поезды 2019 елның 27, 29 декабрендә, 2020 елның 1, 3, 5, 7, 9, 11 гыйнварында 19:00 сәгатьтә кузгалачак, Казанга икенче көнне 10:30 сәгатьтә киләчәк. Казаннан поезд 2019 елның 28, 30 декабрендә, 2020 елның 2, 4, 6, 8, 10, 12 гыйнварында 19:58 сәгатьтә кузгалачак, Екатеринбургка 9:00 сәгатьтә киләчәк.

Юл йөрү документларын ФПК АҖ билет кассаларында, РТЮ сайтының «Пассажирларга» бүлегендә, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминаллары (ТТС) һәм «РТЮ Пассажирлар»мобиль кушымтасы аша рәсмиләштерергә мөмкин.

Ерак араларга йөрүче поездлар җәдвәле турында өстәмә мәгълүматны РТЮ бердәм мәгълүмат-сервис үзәгендә 8-800-775-00-00 телефоны буенча (Россиянең барлык төбәкләреннән шалтырату бушлай), шулай ук РТЮ рәсми сайтында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International