Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 160 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 3 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 85 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 13 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3984 кеше килгән, 4161 пассажир киткән.

18 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Урыны белән томан. Һава температурасы көндез 0-5 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International