Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Владимир Колчин Түбән Новгородта гражданнарны видео аша кабул итте.
Шәхси кабул итү барышында Владимир Колчин Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсе халкының мөрәҗәгатьләрен карады. Чарада социаль өлкә мәсьәләләрен алып баручы башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре, шулай ук Идел буе федераль округы регионнарында баш федераль инспекторлар катнашты.
Аерым алганда, Татарстан Республикасында яшәүче ханымның ил Президенты адресына килгән мөрәҗәгате Татарстан Республикасының Тукай районы Останково һәм Торнаташ авылларына кадәр юл ремонтына кагылышлы иде. Регионда яшәүче ханымның гаризасы буенча, юлга тиешле хезмәт күрсәтелмәү сәбәпле, көзге-язгы чорда һәм кышкы вакытта автомобиль юлының әлеге участогы мәктәп автобусы хәрәкәте өчен куркынычсыз түгел. Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин вәкаләтле вәкилнең ярдәмчесенә әлеге юлның ремонт эшләрен финанслау республика бюджетында 2020-2021 елларга каралачагын хәбәр итте. Владимир Колчин Татарстан хакимияте вәкилләренә бу елда да, киләсе елда да юлны эш хәлендә тоту өчен, кирәкле чаралар күрергә кушты. Баш федераль инспекторга - бу йөкләмәнең үтәлешен контрольдә тотуны тәэмин итәргә.