Свияжск станциясендә турникет комплексы урнаштырылган

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

«Содружество» шәһәр яны компаниясе Горький тимер юлының Свияжск станциясенең тимер юл вокзалы бинасында турникет комплексы урнаштырды. Әлеге эшләр билетсыз йөрүне булдырмау һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен башкарылган. Турникет аша узу өчен махсус җайланмага штрих-кодлы билет, смарт-карта яки кесә телефоны куярга кирәк.

Турникетлар салмак кына һәм тавышсыз ачыла. Моннан тыш, турникетның берсе башкаларга караганда киңрәк. Аның аша балалар коляскалары һәм зур сумкалары булган пассажирларга үтәргә уңайлы. Турникетлар тутыкмас корычтан ясалган.

Свияжск станциясе буенча пассажирлар агымы тәүлегенә уртача 1600 кеше тәшкил итә. Станция аша 28 шәһәр яны поезды йөри, 13 поезд өчен ул башлангыч яки ахыргы булып тора.

2020 елда «Содружество» шәһәр яны компаниясе Свияжск станциясенең утрау платформасында, 753 километр һәм Идел посты тукталыш платформаларында турникетлар урнаштырырга планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International