Татарстаннан Луиза Бадреева Россиядә таксиның иң яхшы йөртүчесе булды

2019 елның 2 ноябре, шимбә

Әле генә Сочидан менә дигән яңалык килде. «Россиядә таксиның иң яхшы йөртүчесе-2019» II Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында Татарстан вәкиле Луиза Бәдриева җиңүче булды! Луиза региональ этапта иң яхшысы булып, Бөтенроссия конкурсында чыгыш ясау хокукын яулады. Луиза Казан автотранспорт техникумын тәмамлый, ПАТПда эшли, пассажирлар йөртү буенча үз династиясенең традицияләрен дәвам итә.

Ярышлар «Сочи Автодром» территориясендә Олимпия паркында узды - Формула-1 Гран-при этаплары нәкъ менә шунда уза. Федераль этап дүрт турда узды. Башта катнашучылар такси турындагы законнар һәм таксида куркынычсыз шартлар тәэмин итү нигезләре буенча сорауларга җавап биреп, үзләренең теоретик белемнәрен күрсәттеләр.

Автодромда катнашучыларны практик сынаулар көтә иде. Тиз йөрешле маневрлар ясау конкурсы да үзгәрешсез калган. Алга таба катнашучылар реаль ситуация шартларында балалы пассажирны каршы алдылар, гадәти булмаган багаж урнаштырдылар һәм шартлы сәфәр кылдылар. Судьялар комиссиясе пассажирларны утырту һәм төшерү белән генә чикләнмичә, такси йөртүчеләрнең әдәплелеген һәм аралашу күнекмәләрен дә бәяләде.

Соңгы сынау иҗади бәйге булды, анда катнашучылар үз төбәкләрен креатив рәвештә тәкъдим итәргә тиеш иде. Безнең Луиза Бәдриева Татарстан турында шигырьләр укыды, милли чәк-чәк белән сыйлады.

Котлыйбыз, Луиза Рифатовна!

Икенче урында - Чувашия Республикасы вәкиле, өченчедә - Башкортстан Республикасы вәкиле.

Исегезгә төшерәбез, конкурсны оештыручылар - РФ Транспорт министрлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча баш идарәсе, РФ Дәүләт Думасының Транспорт һәм төзелеш комитеты, РФ төбәкләрендә таксины үстерү буенча иҗтимагый совет һәм Россия автомәктәпләре гильдиясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International