Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Халитов урамы ремонтланды.
Себер трактыннан алып Журналистлар урамына кадәр 504 м озынлыкта югары тыгызлыктагы ЩМА-15 асфальт-бетон катнашмасыннан яңа катлам җәелгән, тротуарлар ремонтланган, юл һәм тротуарның борт ташлары алмаштырылган, 612 метр яңа рәшәткәле койма куелган. Ремонт барышында шулай ук автопавильон урнаштырылган, 34 юл билгесе алыштырылган, термопластиктан юл тамгалары төшерелгән.
Проект эшләрен Татдорпроект институты АҖ, юл эшләрен «Каздорстрой» ААҖ белгечләре башкарган.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елга Татарстанда илкүләм проектны финанслауның гомуми суммасы 5,384 млрд. сум тәшкил итә. Шулардан Казан агломерациясенә 2,35 млрд. сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 1,35 млрд.сум – федераль бюджеттан.