ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һөнәри бәйрәмнәре алдыннан автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләрен котлый:
Хөрмәтле автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!
Сез фидакарь хезмәтегез белән республиканың транспорт тармагы ышанычлы һәм сыйфатлы булсын өчен зур өлеш кертәсез. Сезнең ярдәм белән өзлексез пассажирлар йөртү һәм йөк ташу оештырылды. Ел саен Татарстанда шәһәр электр һәм автомобиль транспортында 200 миллионнан артык пассажир йөртелә. Автотранспорт белән ташылган йөк күләме 50 миллион тоннадан артып китә.
Татарстанда халыкның транспорт белән тәэмин ителүенә зур игътибар бирелә. Бүгенге көндә пассажир автотранспорт предприятиеләренең 2778 автобусы 750 дән артык маршрутка хезмәт күрсәтә, шул исәптән 151 – муниципальара маршрутлар.
Сезнең күбегез мөһим халыкара чарага - һөнәри осталык буенча WorldSkills 45 нче дөнья чемпионатына хезмәт күрсәтүдә катнашты. Кунаклар һәм катнашучылар сүзләренә караганда, ташу иң сыйфатлы дәрәҗәдә оештырылган.
Бу бәйрәм көнендә тармак ветераннарын, автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты предприятиеләре җитәкчеләрен һәм барлык персоналын һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәм. Лаеклы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!