Агымдагы елда Татарстанда авария куркынычы булган урыннарда 90 км ясалма ут урнаштырылган

2019 елның 25 октябре, җомга

Татарстанда юл хәрәкәте иминлеген арттыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә, дип билгеләп үтте бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин коллегиянең чираттагы утырышында. 

2018 ел нәтиҗәләре буенча юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган 113 урын формалаштырылган, шуларның 11е - федераль, 3се - төбәк, 99ы - җирле юлларда. Шулай ук 58 авария куркынычы булган урыннар һәм республиканың юл-урам челтәренең 64 участогы билгеләнгән, аларда юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар булган.

Агымдагы елда формалаштырылган барлык авария куркынычы булган урыннарда тизлек режимын киметү, юл билгеләренең урнашу схемаларын һәм билгеләрен үзгәртү, ясалма яктырту җайланмаларын урнаштыру буенча чаралар үткәрелде. Аерым алганда, 18 муниципаль район территориясендә 104 ясалма тигезсезлек, 14 муниципаль районның 84 куркыныч участогында 14 км артык металлдан барьер киртә урнаштырылган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгу нәтиҗәсендә һәлакәтләрне булдырмау һәм җәяүлеләрнең юл өлешенә чыгуны чикләү өчен республиканың 22 районының 31 участогында 90 км ясалма ут урнаштырылган. Шулай ук 4 светофор объекты һәм 27 тукталыш павильоны урнаштырылган.

Агымдагы елның 10 аенда юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган 23 урыны формалаштырылган инде. Шуларның берәрсе – федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юлларда, 21е - муниципаль юлларда. Ленар Сафин заказчы хезмәтләренә һәм муниципаль районнарның башкарма комитетларына ел тәмамланганын көтеп тормыйча, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча чараларны оператив рәвештә юл эшләре программасына кертергә кушты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International