Ленар Сафин: илкүләм проектны тормышка ашыру юл-урам челтәре үсешенә зур этәргеч бирә

2019 елның 25 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин коллегиянең чираттагы утырышын уздырды, анда Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру һәм Казанда «Ворлдскиллс» дөнья чемпионатына транспорт хезмәте күрсәтү нәтиҗәләре каралды. Коллегия эшендә министрлыклар һәм ведомстволар, транспорт комплексы предприятиеләре, уку йортлары җитәкчеләре катнашты.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында төп доклад белән чыгыш ясады. Чукин А. ассызыклаганча, илкүләм проектны гамәлгә ашыру, һичшиксез, юл эшләре программасының төп өлеше булып тора. Проект кысаларында өч эре шәһәр - Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама агломерацияләрендә чаралар үткәрелә, аларның гомуми озынлыгы ике мең ярым километрдан артып китә һәм бөтен төбәк челтәрен колачлый.

Проект буенча төбәк әһәмиятендәге гомуми озынлыгы 108 км дан артык булган 77 юл участогы ремонтланды. Төзекләндерү планына югары интенсив хәрәкәттәге юллар, шул исәптән Казан-Малмыж, Казан-Шәмәрдән, Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт һ. б. кергән.

Казан агломерациясендә 47,3 км озынлыктагы 88 урам ремонтланган – Габишев, Фучик, Краснококшайский һ.б. кебек проблемалы урамнар, нәтиҗәдә, башкала юлларының норматив торышы 83,3% ка җиткән.

Яр Чаллы агломерациясендә 40,9 км озынлыктагы 5 үзәк урам – Тынычлык проспекты, Яр Чаллы, Муса Җәлил, Абдулла Алиш һәм Әлмәт тракты юллары яңартылды. Хәзер Яр Чаллы юлларының 78,7% норматив хәлгә туры килә.

Түбән Кама агломерациясенә килгәндә, биредә Химиклар проспекты, Җиңүнең 30 еллыгы, Чистай һәм Октябрьнең 50 еллыгы урамнарында 9,3 км юл ремонтланган. Норматив халәт 67,2% тәшкил итә.

2019 елда Татарстанда илкүләм проектны финанслауның гомуми суммасы 5 миллиард 384 миллион сум тәшкил иткән.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин сүзләренчә, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты шәһәр агломерацияләренең юл-урам челтәре, төбәк челтәре үсешенә сизелерлек этәргеч бирә. Һәм проектны тормышка ашыру юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, инновацион технологияләр кертү, тормыш циклы принципларында озак сроклы комплекслы контрактлар төзүне үз эченә ала.

Коллегиядә шулай ук «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО генераль директоры урынбасары Максим Денисов чыгыш ясады. Ул Казанда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталыкка уздырыла торган дөнья чемпионатына транспорт хезмәте күрсәтү нәтиҗәләре турында сөйләде. 

Татарстанның автомобиль юлларында аварияләрне киметү буенча чараларны гамәлгә ашыру турында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов сөйләде.

Коллегия кысаларында гадәттәгечә дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International