6324 нче Паратск-Казан шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе 7 ноябрьгә кадәр үзгәртелгән

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

7 ноябрьгә кадәр 6324 нче Паратск – Казан шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәртелгән. Үзгәрешләр ремонт эшләре белән бәйле.

Поезд Лагерь станциясенә кадәр гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итә, аннан соң: Лагерь (8.34-8.43), Адмиралтейство бистәсе (8.48-8.49), Казан станциясенә 8.55 килә.           

«Содружество» шәһәр яны компаниясе юл эшләренә аңлау белән карауны һәм шәһәр яны поездлары җәдвәлендәге үзгәрешләр белән танышуны сорый.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), https://sodruzhestvoppk.ru сайтында һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International