Көзге-кышкы җәдвәл кысаларында Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Түбән Новгород-Калининград рейсларының ешлыгын ике тапкыр арттырачак. Очышлар Бомбардье CRJ-200 Канада авиалайнерында 27 октябрьдән сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.
Билет авиакомпания сайтында сатып алынган очракта, Түбән Новгородтан Калининградка яки кире якка очу бәясе 5730 сум тәшкил итәчәк. Авиабилетлар сатуда.
Рейслар турында белешмәләр һәм өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында http://uvtaero.ru алырга мөмкин.