Түбән Каманың 49 нчы яңа торак микрорайонында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Җиңүнең 30 еллыгы урамының 660 м озынлыгындагы участогы капиталь ремонтланды.
«Главтатдортранс» ДКУ заказчысы вәкиле Руслан Фәрдиев сөйләвенчә, юлның яңартылган машиналар йөрү өлеше 3,5 м киңлектәге 4 хәрәкәт полосасыннан тора. Югары катлам ЩМА-15 асфальт-бетон катнашмасыннан җәелгән. Участокта 15 яңа су кабул итү коесы җиһазландырылган, элемтә, су үткәргеч, канализация һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен саклау буенча эшләр башкарылган, тротуарлар төзелгән. Шулай ук 2 светофор объекты, 73 юл билгесе һәм 29 ут баганасы урнаштырылган. Юл тамгалары салкын пластик белән ясалган.
Ремонт барышында яңа балалар бакчасына юл төзелгән.
Эшләрнең бәясе 91 миллион 42 мең сум тәшкил иткән, шуның 82 миллион 350 мең сумы – федераль бюджет акчалары.
Проект оешмасы - «Спецдорпроект» ҖЧҖ, генераль подрядчы - «Алексеевскдорстрой» ААҖ.