Гыйнвар-сентябрь айларында Мәскәү-Казан-Мәскәү маршруты буенча 86 автомобиль һәм мотоцикл ташылган.
Автомобильләр һәм мотоцикллар ташу - «Федераль пассажир компаниясе» АҖ тарафыннан иң кирәкле өстәмә сервисларның берсе. Махсус вагоннар ерак араларга йөрүче поездлар составларында йөри. Хезмәт 2012 елның ноябрендә эшли башлаган. Бу чорда транспорт чараларын ташуга 26 меңнән артык гариза рәсмиләштерелгән.
Автомобиль ташучы вагоннар 12 маршрут буенча йөриячәк: Мәскәү-Казан, Мәскәү-Адлер, Санкт-Петербург – Адлер, Мәскәү – Санкт-Петербург, Мәскәү-Петрозаводск, Мәскәү – Ростов-на-Дону, Ростов-на-Дону – Адлер, Мәскәү-Хельсинки, Самара-Мәскәү, Казан-Адлер, Казан - Ростов-на-Дону һәм Мәскәү-Мурманск.
Горький тимер юлы полигонында автомобиль ташучы вагоннарда транспорт чараларын ташу 2017 елның октябреннән алып Мәскәү-Казан-Мәскәү маршруты буенча башкарыла. Моның өчен 23Г/24М номерлы ике катлы Мәскәү-Казан поезды составына махсус вагон кертелгән. Хезмәт эшли башлаганнан бирле 171 транспорт чарасы ташылган.
Махсус вагон поезд составына алдан гаризалар буенча кертелә һәм бер үк вакытта габаритына карап 3-5 автомобиль яки 8 мотоцикл алып бара ала. Вагон автомобильләр өчен махсус беркеткечләр, шулай ук янгын һәм сак сигнализациясе системалары белән җиһазландырылган.
Автомобиль ташу өчен документлар «ФПК» АҖнең махсуслаштырылган билет кассаларында рәсмиләштерелә. Шулай ук пассажирлар «РТЮ» ААҖ сайтында автомобиль җибәрү өчен заявка калдыра алалар. Тулырак мәгълүмат Россия тимер юллары сайтындагы «Пассажирларга»/«Автомобиль белән сәяхәт итегез» бүлегендә.