Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 135 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 39 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 102 рейс башкарылган, шул исәптә 21 чартер, 31 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5443 кеше килгән, 4891 пассажир киткән.
21 нче октябрьдә республикада болытлы һава көтелә. Вакыты белән яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр тизлектә. Температура 9-14 градус.