Көзге-кышкы җәдвәл кысаларында Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе яңа Казан-Череповец юнәлешен башлап җибәрә. Самолетлар 29 октябрьдә оча башлаячаклар, сишәмбе көннәрендә Казаннан 19:20 сәгатьтә, Череповец шәһәреннән 22:00 һәм шимбә көннәрендә Казаннан 14:45, Череповецтан 17:30.
Маршрутта Bombardier CRJ-200 Канада авиалайнерлары хезмәт күрсәтә. Билет авиакомпания сайтында сатып алынган очракта, Казаннан Череповецка бер якка очуның минималь бәясе 3 090 сумнан башлана. Авиабилетлар сатуда.
Рейслар турында белешмәләрне һәм өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында http://uvtaero.ru алырга мөмкин