ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау тактасы: «Татнефтедор» ҖЧҖнең 3 нче юл участогы начальнигы Айдар Мөдәрисов

2019 елның 18 октябре, җомга

Танышыгыз: «Татнефтедор» ҖЧҖнең 3 нче юл участогы начальнигы Айдар Тәбрик улы Мөдәрисов.

Айдар Мөдәрисов 1991 елда Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлый. Юллама буенча «Татнефтедор» ҖЧҖнең Бөгелмә автомобиль юллары идарәсендә Лениногорскның 3 нче юл участогы мастер-механигы вазыйфасында эшли башлый. 1997 елда шул ук участок начальнигы вазыйфасына күчерелә. 

Айдар Тәбрик улы җитәкчелеге астында Лениногорск районында күп кенә автомобиль юллары төзекләндерелгән, шул исәптән Әлмәт-Лениногорск, Лениногорск-Азнакай, Лениногорск-Карабаш, Лениногорск-Ивановка-Михайловка, Иске Шөгер-Зеленая Роща-Клявлино. Шулай ук Лениногорск һәм районның башка торак пунктларының урамнары һәм квартал эчендәге юллары, нефть промыселы предприятиеләре юллары яңартылган.

Айдар Мөдәрисов предприятиенең яшь хезмәткәрләре өчен үрнәк булып тора. Күпьеллык һәм мактауга лаек хезмәте өчен «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале белән бүләкләнгән, «Татнефтедор»ҖЧҖнең Мактау тактасына кертелгән.

Хөрмәтле Айдар Тәбрикович! Сайлаган һөнәрегезгә тугры калуыгыз, яшьләргә тапшырган бай тәҗрибәгез һәм белемегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез! Сезгә яңа уңышлар, иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International