Әлки районында Иске Матак - Абдул Салман авыллары арасында яңа юл төзелде

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

          3,9 км озынлыктагы яңа юл Әлки районындагы Иске Матак һәм Абдул Салман авылларын тоташтырды.

          Юл федераль максатчан программа кысаларында төзелгән һәм 5а техник категория нормативы буенча проектланган. Төзелеш барышында коммуникацияләр, шул исәптән электр линияләре, элемтә кабеле күчерелгән. Шулай ук газүткәргечне бетон плитәләр белән саклау үткәрелгән. Яңа юл буенча 38 юл билгесе, 112 сигнал баганасы, 288 метр тимер барьер коймалар урнаштырылган.

          Эшләрнең гомуми бәясе 65 миллион 547 мең сум тәшкил иткән, шуның 29 миллион 336 меңе – федераль бюджет акчалары.

          Абдул Салман авылы халкы юл төзүчеләргә яңа юл өчен рәхмәтле.

          - Безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз Иске Матакта һәм Казанда яшиләр. Элек алар безгә кунакка җыенганда бик борчылалар иде - юллар юк, чокырлар гына, - дип сөйли пенсионер Фатыйма Җиһаншина. - Ә хәзер алар хәтта төнлә дә безгә килә алалар.

          Һәр иртә тигез юлдан Иске Матакка мәктәпкә баручы укучылар да юлга шат. Яхшырак укый да башладылар, диләр.

          Хәзерге вакытта Татарстанда 3074 авыл торак пунктының 2538е – бу 83% каты өслекле юллар белән тоташтырылган. 2019 елда 22 авылга юл төзелгән, шул исәптән 11е – федераль максатчан программа кысаларында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International