Илһам Вячеславович «Волгадорстрой» ҖЧҖндә 4 разрядлы дозировщик булып эшли.
Аның катнашында 2017 елда Яшел Үзән районында Зур Ключи асфальт-бетон заводы базасында яңа проект - ЩМА-19 асфальт-бетоны җитештерү эшләтеп җибәрелгән. Асфальтның бу төре кабул ителгән яңа милли стандарт буенча башкарылган. Татарстанда бу технология беренче тапкыр кулланылган, элек Мәскәү, Ленинград, Калуга өлкәләрендә, Краснодар краенда һәм Башкортостан Республикасында кертелгән. ЩМА-19 асфальт-бетоны кулланып Яшел Үзән районындагы «Идел» М7 автомобиль юлының транспорт чишелеше, Казандагы Коләхмәтов урамы һәм башка юл участоклары ремонтланган.
Канипов И. үзен җаваплы, төгәл, хезмәт сөючән белгеч итеп танытты.
Хөрмәтле Илһам Вячеславович! Үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен ихлас рәхмәтебезне кабул итегез, киләчәктә дә уңышлар телибез!