Көзге-кышкы сезонда «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казан-Геленджик маршруты буенча рейс башлап җибәрде.
Рейслар даими рәвештә пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә 50 пассажир сыйдырышлы Bombardier CRJ-200 һава судноларында башкарылачак. Казаннан беренче рейс 31 октябрьгә планлаштырылган.
Билетны авиакомпания сайтында сатып алган очракта, бер якка вояжның минималь бәясе 3 090 сумнан башлана. Авиабилетлар сатуда.
Рейслар турында белешмәләр һәм өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында http://uvtaero.ru алырга мөмкин.