Ноябрьнең бәйрәм көннәрендә өстәмә поездлар Казанны Мәскәү һәм Екатеринбург белән тоташтырачак

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

Федераль пассажир компаниясе (ФПК АҖ) ноябрьнең бәйрәм көннәре чорында Казан белән Мәскәү арасында өстәмә поездлар санын арттыра.

Ноябрь бәйрәмнәре вакытында ерак араларга йөрүче түбәндәге өстәмә поездлар билгеләнә:

- 205/206 нчы Казан-Мәскәү поезды Татарстан башкаласыннан 30, 31 октябрьдә, 3 ноябрьдә 19:41 кузгалачак, Мәскәүгә 31 октябрьдә, 1 һәм 4 ноябрьдә 12:15 сәгатьтә киләчәк. Мәскәүдән 1, 2, 5 ноябрьдә 01:30 кузгалып китә, Казанга 14:20 сәгатьтә килә;

- 275/276 нчы Казан-Мәскәү поезды Казаннан 31 октябрьдә һәм 1 ноябрьдә 01:00 сәгатьтә кузгалачак, Мәскәүгә 16:07 сәгатьтә киләчәк. Мәскәүдән 1 һәм 2 ноябрьдә 01: 50 сәгатьтә кузгалып китә һәм Казанга 15:47 сәгатьтә килеп җитә;

- 243/244 нче Казан-Мәскәү поезды Казаннан 1 һәм 4 ноябрьдә 07:08 сәгатьтә кузгалачак, башкалага 22: 39 килә. Мәскәүдән 2 һәм 5 ноябрьдә 02:40 сәгатьтә кузгалачак, Татарстан башкаласына 17:40 сәгатьтә киләчәк;

Моннан тыш, Екатеринбургтан Казанга 291/292 нче номерлы өстәмә поезд билгеләнә: Екатеринбургтан 1 ноябрьдә 15:16 сәгатьтә кузгалачак, 2 ноябрьдә 10:05 сәгатьтә Казанга киләчәк. Казаннан 4 ноябрь көнне 16:47 сәгатьтә кузгалачак, Екатеринбургка 5 ноябрьдә 07:52 сәгатьтә киләчәк.

Юл йөрү документларын ФПК билет кассаларында, РТЮ сайтының «Пассажирларга» бүлегендә, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминаллары һәм «РТЮ Пассажирлары» мобиль кушымтасы аша рәсмиләштерергә мөмкин.

Ерак араларга йөрүче поездлар җәдвәле турында өстәмә мәгълүматны РТЮ бердәм мәгълүмат-сервис үзәгендә 8-800-775-00-00 телефоны буенча (Россиянең барлык төбәкләреннән шалтырату бушлай) һәм РТЮ рәсми сайтында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International