ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау тактасы: «Районара юл-төзелеш идарәсе - 1» ААҖ экскаватор машинисты Илнур Вафин
Танышыгыз: «Районара юл-төзелеш идарәсе - 1» ААҖ экскаватор машинисты Илнур Таһир улы Вафин.
Илнур Таһирович 10 ел хезмәт эшчәнлеген игелекле һәм кирәкле эшкә – юллар төзелешенә багышлаган. Ул ел саен югары күрсәткечләргә ирешә. 2018 елда зур ватылулардан һәм аварияләрдән башка 1750 мотосәгать эшләгән, ә агымдагы елның беренче яртыеллыгында - 910 мотосәгать, бу аңа узган ел белән чагыштырганда биремнәр күләмен арттырып башкарырга ярдәм итте.
Илнур Таһир улы Балтач районында «Балтач-Әтнә» - Олы Лызи һәм «Казан-Малмыж» - Нормабаш автоюлларын төзегән. Аның катнашында Балтач бистәсенең Сосновая, Фазлыев, Тынычлык һәм башка урамнар ремонтланган.
Коллективта Вафин И. үзенә таләпчән булуын, йөкләнгән эшкә зур җаваплылык белән каравын билгеләп үтәләр. Ул еллар буе белемнәрен камилләштереп, зур эш тәҗрибәсе туплаган, хезмәттәшләренең абруен һәм ихтирамын яулаган.
Хөрмәтле Илнур Тахирович! Намуслы хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз өчен ихлас рәхмәтебезне кабул итегез! Сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык, иминлек телибез!