«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе 27 октябрьдән яңа Казан - Ханты- Мансийск - Красноярск рейсын ача

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Көзге-кышкы җәдвәл кысаларында Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе 27 октябрьдән яңа Казан - Ханты- Мансийск - Красноярск юнәлешен башлап җибәрә. Самолетлар чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә очачак. Казаннан кузгалып китү вакыты 06:40 – Ханты-Мансийск аэропортында 11:20 сәгатьтә утыра, Ханты-Мансийсктан очу вакыты 12:20 – Красноярскта 16:55 сәгатьтә утыра.

Красноярсктан 17:45 сәгатьтә оча - Ханты-Мансийск аэропортында 18:10 сәгатьтә утыра, Ханты-Мансийсктан 19:00 оча - Казанда 19:10 сәгатьтә утыра. Һәр шәһәр өчен җирле вакыт күрсәтелгән.

Маршрутта 50 урынлы CRJ-200 Бомбардье авиалайнерлары хезмәт күрсәтә.

Билетны авиакомпания сайтында сатып алган очракта Казаннан Ханты-Мансийскка очуның минималь бәясе - 3090 сумнан, Ханты-Мансийсктан - 3090 сумнан, Казаннан Красноярскка 5640 сумнан башлана.

Авиабилетлар сатуда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International