«Казан» халыкара аэропортында көзге-кышкы навигациягә әзерлек эшләре алып барылды. Бу куркынычсызлык дәрәҗәсен, очышларның даимилеген тәэмин итү һәм сертификация таләпләрен үтәү өчен эшләнде.
Аэропортның очышларны җир өсте белән тәэмин итү хезмәтләре һәм бүлекләре транспортка һәм махсус техникага сезонлы хезмәт күрсәттеләр, технологик һәм янгын-техник җиһазларның, аэродром һәм очып китү-утыру полосаларының, коммуникацион чараларның эксплуатацион әзерлеген тикшерделәр. Махсус автотранспортның гомуми саны, шул исәптән перрон механизациясе чараларының саны 136 берәмлек тәшкил итә. Аэродромны кышкы чорда карап тоту һәм һава судноларына хезмәт күрсәтү өчен барлык махсус җир өсте техникасы куелган таләпләргә туры килә һәм кышка тулысынча әзер.
Боз катламнарына каршы көрәшү өчен кирәкле күләмдә химик реагентлар сатып алынган.
27 октябрьдә аэропорт кышкы шартларда эшли башлаячак.