«Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясенә 10 ел

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Бүген «Содружество» шәһәр яны компаниясе үзенең 10 еллыгын бәйрәм итә.

«Содружество» АҖ шәһәр яны пассажир компаниясенә 2009 елда нигез салынган һәм хәзер ике федераль округта - Идел буе һәм Урал федераль округларында РФнең тугыз субъекты территориясендә эшчәнлек алып бара. Көн саен компания полигонында 142 шәһәр яны поезды йөри һәм 24 меңнән артык пассажирга хезмәт күрсәтелә.

Казан чикләрендә тимер юл транспортының 21 тукталыш пункты урнашкан, тәүлек саен 91 шәһәр яны поезды йөри. Көн саен Казанга гына да электричкалар белән 16 меңнән артык пассажир килә һәм китә.

2015 елдан «Содружество» компаниясе Казан-Аэропорт юнәлешенә хезмәт күрсәтә. Көн саен биредә 9 пар поезд йөри. 20 сентябрьдән, төнге авиарейсларның пассажирлары өчен аэропортка килү һәм анан китү уңайлы булсын өчен, төнлә йөрүче ике поезд өстәлгән.

«Содружество» компаниясе әһәмиятле вакыйгалардан читтә калмады һәм Универсиада (2013), спортның Су төрләре буенча дөнья чемпионаты (2015), Конфедерацияләр Кубогы (2017), Футбол буенча дөнья Чемпионаты (2018) һәм күптән түгел генә WorldSkills эшче һөнәрләре чемпионатының рәсми ташучысы булды.

Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру, шәһәр яны элемтәсендә йөрү өчен түләү ысулларын киңәйтү өчен сатуның барлык пунктлары, шулай ук барлык шәһәр яны кассалары һәм «Содружество» АҖ терминаллары хезмәт күрсәтүләргә акчасыз түләү терминаллары белән җиһазландырылган.

1 августта Свияжск тимер юл станциясендә интермодаль (электричка + автобус) Свияжск утрау-шәһәренә туристик маршрут эшләтеп җибәрелде. Әлеге проект кысаларында туристларның шәһәр яны тимер юл кассаларында Свияжск утравының алты музеена махсус бәядән бердәм билетлар сатып алу мөмкинлеге барлыкка килде. Әлеге билет белән пассажир шулай ук автобуста Свияжск станциясеннән утрауга кадәр һәм кире якка барырга хокуклы. Билетларны Казан-1, Казан-2, Компрессор, Әмәт, Юдино, Васильево, Яшел Үзән, Свияжск станцияләрендә сатып алырга мөмкин.

Хәзерге вакытта мультимодаль ташуларның өч эре проекты эшләнгән: «Казан – Свияжск – Свияжск утрау-шәһәре», «Көньяк парк» ТК– Юбилей т.п. – Комбинат т.п.», «Казан – Арча – Тукай музее – Кырлай – Арча – Казан».

Хөрмәтле «Содружество» шәһәр яны компаниясе хезмәткәрләре, коллегалар! Сезнең беренче юбилеегыз белән иң ихлас котлауларыбызны кабул итегез! 10 ел эчендә сез күп нәрсә эшләдегез – шәһәр яны поездларында уңайлылык арттырылды, маршрутлар төрлеләнде. Сезгә һәм якыннарыгызга алга таба да уңышлар һәм иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International