ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Халыкара өлкәннәр көнен тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында бик матур традиция бар: ел саен ветераннарны чакырып, тантаналы төстә, Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтү.

Быелгысы ел да искәрмә булмады: бәйрәмгә министрлыкта төрле елларда эшләгән һәм хәзер дә эшләүче 40 кешене чакырдылар.

Министрлык ветераннары өчен бәйрәм ашы һәм зур концерт программасы оештырылды. Аннары ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин исеменнән ветераннарга азык-төлек җыелмасы тапшырылды.

Сәламәтлек һәм иминлек сезгә, кадерле ветераннарыбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International