Октябрьдән Ижевск-Түбән Кама шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

4 нче октябрьдән 6749/6750 нче Ижевск-Түбән Кама шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк. Поезд Ижевск станциясеннән 16:35 сәгатьтә китә. Алга таба бару юнәлешендә үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Түбән Кама станциясенә поезд 20:29 килә.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны «Содружество» шәһәр яны компаниясенең 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), https://sodruzhestvoppk.ru сайтында һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International