«Россия шәһәр яны элемтәсенең иң яхшы билет кассиры» һөнәри осталык конкурсы

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

13 сентябрьдә Новосибирскида ел саен үткәрелә торган «Россия шәһәр яны элемтәсенең иң яхшы билет кассиры» һөнәри осталык конкурсы узды. Анда «Содружество» комплексын Казан-1 станциясенең билет кассиры Римма Рәхимова тәкъдим итте.

Шәһәр яны компаниясендә ул өч елга якын эшли. Бу вакыт эчендә аның хезмәте җитәкчелекнең рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән, пассажирлардан да яхшы фикерләр килгән. Римма үз эшен кешеләргә көн саен ярдәм итү мөмкинлеге булуга һәм тату коллектив өчен ярата.

Бәйге ике этаптан торды. Беренче этапта – компьютер тестында - шәһәр яны поездларында пассажирлар йөртү кагыйдәләренә кагылышлы норматив документларны белү тикшерелде. Моннан тыш, конкурсантлар индивидуаль практик биремне дә үтәделәр - стандарт булмаган ситуациядән чыгу юлларын эзләделәр.

Икенче - иҗади этап - «Дружественная среда» темасына сәламләү, этюд, иҗади өй эше биреме һәм бию элементлары белән тематик дефиле.

Конкурста 21 шәһәр яны пассажир компаниясе вәкилләре катнашты. Баллар суммасы буенча Римма Рәхимова җиденче урынны алды һәм «Сөйкемлелек гүзәле» титулын яулады!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International