Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 155 автобус чыккан.
Казан аэропортыннан 164 рейс башкарылган, шул исәптә 30 чартер, 52 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 7074 кеше килгән, 10731 пассажир киткән.
29 нчы августта республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан тизлеге секундына 7-12 метр, урыны белән көчәйгәндә 17 метрга кадәр. Температура: 10-15 градус.