Лениногорск муниципаль районында 12 августтан 31 октябрьгә кадәр Бөгелмә-Лениногорск автомобиль юлының 7,5 км дан 9,4 км га кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә ремонт эшләре планлаштырылган.
Урап узу өчен машина йөртүчеләргә федераль әһәмияттәге Казан-Оренбург автомобиль юлы һәм төбәк әһәмиятендәге Лениногорск-Азнакай, Лениногорск-Карабаш автомобиль юллары тәкъдим ителә. Урап узу хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрнең юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.