Казанда «Ворлдскиллс» стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру чорында 23-26 августта Казан-Аэропорт-Казан маршрутына өстәмә уналты поезд билгеләнә. Үзгәрешләр маршруттагы барлык станцияләргә дә кагылачак.
Гомумән алганда, чемпионатны уздыру чорында маршрутта утыз ике поезд йөриячәк. Шуларның егермесе - арадаш тукталышларсыз.
23-26 августта 6308/6712 нче Свияжск-Казан-Аэропорт, 6358/6710 нчы Канаш-Казан-Аэропорт, 6707/6101 нче Аэропорт-Казан-Канаш һәм 6713/6309 нчы Аэропорт-Казан-Зөя шәһәр яны поездларының маршрутлары Казан станциясенә кадәр кыскара.
Шулай ук Шәмәрдән-Казан, 6421 Сосновка-Казан, 6423 Кизнер-Казан, 6428 Казан-Нократ Аланы, 6434 Казан-Арча, 6926 Казан-Кизнер, 6478 Васильево-Бирюли шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрәчәк.
«Содружество» шәһәр яны компаниясе шәһәр яны поездлары җәдвәлендәге үзгәрешләр белән игътибар белән танышырга сорый. Бу хакта вокзалларда һәм тукталыш пунктларында, тәүлек буе 8-937-625-04-33 телефоны буенча, «Содружество» АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru һәм «Пригород» мобиль кушымтасында белергә була.