Бла-Бла Кар интернет-ресурсында пилот режимында берничә муниципальара маршрут буенча йөрүне броньлау функционалы эшли башлый

2019 елның 9 августы, җомга

Бүген «Татар-информ» МА мәйданчыгында автобусларда пассажирлар йөртү куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе буенча матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының транспорт идарәсе башлыгы Алексей Васильевич Сидоров катнашты.

Кереш сүзендә А.Сидоров хәбәр иткәнчә, агымдагы елда Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы муниципальара маршрутлар һәм тиешле маршрутлар карталары буенча җайга салынулы пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыру турында таныклыклар алу хокукына ачык конкурслар үткәрүне дәвам итәчәк. Беренче яртыеллыкка алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанның пассажир автотранспорт предприятиеләре 2778 автобуста 770 маршрутка хезмәт күрсәтә. Шул исәптән 42 пассажирлар ташучылар 149 муниципальара маршрутка хезмәт күрсәтә, аларда 707 автобус җәлеп ителә. Транспорт чаралары ГЛОНАСС җайланмалары белән җиһазландырылган һәм Министрлыкның ведомство геомәгълүмат системасына тоташтырылган. Система ярдәмендә муниципальара һәм шәһәрара пассажирлар ташуны гамәлгә ашыручы автобусларга мониторинг үткәрелә.

Алексей Сидоров искәртеп узганча, 2019 елның 26 июнендә Дәүләт Советының гомуми файдаланудагы автомобиль юллары челтәрен үстерү һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган утырышы нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин йөкләмәләре исемлеге төзелгән. Аерым алганда, Россия Федерациясе Хөкүмәтенә 2020 елның 1 декабренә кадәр автомобиль транспортында пассажирлар ташу базарында легаль булмаган пассажирлар ташу өлешен киметү өчен шәһәрара элемтәдә пассажирлар йөртүне мониторинглау һәм тикшереп тору буенча бердәм федераль система булдыруны тәэмин итү йөкләнде. Хәзерге вакытта Россия Транспорт министрлыгы пассажирлар ташуны мониторинглау һәм контрольдә тоту буенча бердәм федераль система прототибын кулланып эксперимент үткәрә. Аның максаты - пассажирларны, транспорт чараларын, броньлана торган һәм сатыла торган билетларны исәпкә алуны һәм тикшереп торуны тәэмин итә торган системадан файдаланып пассажирлар йөртүгә мониторинг һәм контроль механизмнарын гамәлгә ашыру. Октябрь урталарында аның нәтиҗәләре билгеле булыр дип көтелә.

А.Сидоров сүзләренә караганда, әлеге система пассажирлар ташу базарын ачык һәм куркынычсыз итәргә, шулай ук ялган заказчылар эшчәнлеген булдырмауның нәтиҗәле системасын булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук спикер 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру вакытында өстәмә куркынычсызлык чараларын тәэмин итү өчен, 1 июньнән 17 июльгә кадәр шәһәрләргә спутник навигациясе аппаратурасы белән җиһазландырылган автобуслар гына керә алганын һәм аларның хуҗалары, автобусның урынын, вакытын һәм маршрутын күрсәтеп, «Транспорт дирекциясе-2018» коммерцияле булмаган автоном оешмасының махсус мәгълүмат ресурсы аша, планлаштырыла торган сәфәрләр турында хәбәр юллаганлыгын искә төшерде. Футбол буенча дөнья чемпионатын оештыручы шәһәрләргә автобусларны кертү өчен бирелгән гаризаларның гомуми саны 330 меңнән артып киткән, 16 меңнән артык автобус теркәлгән.

Бу чорда Казанга, система мәгълүматлары буенча, 23 меңгә якын заказлы автобус кергән - бу тәүлегенә 460 автобус. Чагыштыру өчен Казаннан тәүлек саен даими муниципальара маршрутлар буенча 407 рейс башкарыла.

Системаның хисап мәгълүматларына караганда, үз эшчәнлеген заказлы булып башкара торган кайбер ташучыларның эшчәнлеген даими рәвештә алып баруына ирешкәннәр. Мондый пассажир ташучылар Чаллы юнәлешендә көнгә 30дан артык һәм Чистайга 20дән артык рейс башкарыла. Әлеге ачыкланган фактлар буенча Дәүләт автоюллар күзәтчелегенең Урта Идел идарәсе Федераль монополиягә каршы хезмәткә таныклыкларсыз һәм маршрут карталарыннан башка пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыруда чагылган намуссыз конкуренция турында материаллар җибәрде.

Матбугат конференциясендә Алексей Сидоров, даими маршрутларга пассажирлар агымын җәлеп итү өчен, берничә маршрут буенча йөрүне броньлау функционалы булган Бла-Бла Кар интернет-ресурсын пилот режимында эшләтеп җибәрү турында килешүгә ирешелде, дип хәбәр итте. Аерым алганда, «Көньяк» автовокзалыннан Казан-Чистай-Казан һәм «Көнчыгыш» автовокзалыннан Казан-Яр Чаллы маршрутлары.

Билетны автовокзаллар кассаларында автобус юлга чыкканчы 60 минуттан да соңга калмыйча сатып алырга кирәк, үзең белән паспортың булырга тиеш. Югыйсә, ташучы утыртуны гарантияли алмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International