Агымдагы елның 7 аенда Горький тимер юлының Казан төбәге 3,3 млн тонна йөк җибәргән, бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,2% ка күбрәк.
Гыйнвар-июль айларында Горький магистраленең Казан төбәгендә 1,7 млн тонна цемент төялгән, үсеш - 45%; 59,6 мең тонна азык-төлек товарлары (+39%); 4,5 мең тонна машина, станок, двигательләр (+67,8%); 20,7 мең тонна кәгазь (+20,6%); 140 мең тонна түп (+21,7%); 20 мең тонна метиз (+19,4%) һәм башкалар.