22-27 августта Аэропорт-Столбище автомобиль юлы буенча йөк транспорты өчен хәрәкәт вакытлыча чикләнә

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) милли чемпионатын уздыру чорында төбәк әһәмиятендәге Аэропорт-Столбище автомобиль юлы буенча йөк транспорты өчен вакытлыча чикләү кертелә. Чикләү 22-27 августта 06.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр гамәлдә була.

Хәрәкәтне чикләү турындагы мәгълүмат ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән. Йөк транспортын йөртүчеләрнең әлеге чорга үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International