7 сентябрьдә Әлмәттә «Әлмәт ярыммарафоны-2019». Массакүләм җиңел атлетика ярышларында шулай ук Россиянең алдынгы спортчылары да катнашачак. Ярыммарафонда барлыгы 400 кеше катнашачак.
Әлмәт ярыммарафоны маршруты Төзүчеләр проспекты буенча, Шевченко урамы буйлап Зарипов боҗрасына кадәр, кире Фәхретдин боҗрасына кадәр, Ленин урамы буенча Фәхретдин урамына кадәр һәм кирегә Чехов урамы буенча узачак. Маршрутны урап узу өчен вакытлыча билгеләр урнаштырылачак. 12:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр ишегалдыннан чыгу юллары һәм маршрут буенча тыкрыклар җиңел автомобильләр һәм йөк транспорты белән ябылачак.
Хәрәкәтне чикләү турындагы мәгълүмат ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрнең әлеге чорга үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.